Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган: бу вакытта җылы яклардан канатлы кошлар кайта. Кошлар безнең табигатебезнең состав өлеше булып тора. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Кошлар-шатлык хәбәрчеләре. Ел саен алар безгә үз канатларында Яз китерә. Аларның моңлы, күңелле, яңгыравыклы җырлары, якты каурыйлары табигатьне җанландыра, безгә дәрт һәм шатлык өсти. #МБОУОштормаЮмьинскаясредняяшкола #ГодЕдинстваНародов #Год ДоблестиРТ