3-5 апрель көннәрендә Буа шәһәрендә XXIII авыл «Сәламәтлек» Спартакиадасының волейбол буенча зона этабы узды. Иң көчле командалар катнашты, һәр туп өчен көрәш барды.
Кукмара районы характер күрсәтте. Безнең җыелма команда мактаулы 🥉 өченче урынны алды һәм, иң мөһиме, финалга юллама яулады!
Хәлиткеч уеннар 2026 елның сентябрендә узачак. Алда — әзерлек һәм сезонның төп старты.
Егетләребезгә ышаныч, ныклы тапшыру һәм финал турнирында уңышлар телибез.