ЭКОяз-2026

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Югары Арбаш урта мәктәбе базасында Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, "Галактика" балалар иҗат үзәге ярдәме белән I районара "Табигать сакчылары" исемендәге экологик квест үткәрелде. Кукмара һәм Мамадыш районнары мәктәпләреннән 7 команда үзара ярышып, экология өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Балалар 12 станция буенча биремнәр үтәделәр. Анда төрле чаралар: конкурс, викториналар, уеннар каралган иде. Квест йомгаклары буенча беренче урынга Почкучук урта мәктәбе һәм Нырты урта мәктәбе командалары, икенче урынга Березняк төп мәктәбе, Тау иле урта мәктәбе, өченче урынга Шәмәк төп мәктәбе, Байлангар урта мәктәбе, Югары Арбаш урта мәктәбе командалары лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле призлар тапшырылды. Мондый чаралар яшь буында экологик белемнәрне арттырырга, командада эшләү күнекмәләре булдырырга, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.

#Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов         #ГодДоблестиРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International