2026 елның 10 апрелендә башлангыч сыйныф командалары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган хоккей турниры узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Ягуар», Аш-Буҗиның «Ак Бүре», Теләче авылының «Барсы», Арчаның «Арча», Мари-Төрекнең «Восток» командалары катнашты. Уеннар йомгаклары буенча «Ягуар» командасы, тренер Булат Кадыйров икенче урынга чыкты. Чараның иганәчесе Илнур Кәшафиев грамоталар, медальләр һәм юату призлары тапшырды.«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Тамерлан Нурмөхәммәтов танылды.