Кукмарада Татарстанның атказанган агрономы Насих Рахимуллин истәлегенә волейбол турниры тугызынчы тапкыр узды

2026 елның 12 апреле, якшәмбе

Кукмара аграр көллияте спортзалында Татарстанның атказанган агрономы Насих Рахимуллин истәлегенә волейбол турниры тугызынчы тапкыр узды. Мактаулы бүләкләр өчен 7 команда — Казан, Кукмара, Балтач, Атня, Яныль, Олы Сардек авыллары һәм «Закиев» КФХ көрәште. Уеннар кызган: һәр туп өчен көрәш барды, трибуналар тынмады.

🥇 Кызган матчлар нәтиҗәсендә беренче урынны «Закиев» КФХ алды, икенче урын — безнең кукмаралы спортчыларга, өченче урын Балтач командасына, дүртенче урын — Атняга бирелде. Җиңүчеләрне һәм призёрларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International