«Батыр» спорткомплексында Кукмара муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында Спартакиада кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Башкарма комитет командасы яулады, икенче урынны РЭС командасы алды, бронза — МЧС командасында, дүртенче урын — Үзәк район хастаханәсендә.