Казанда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, шулай ук республиканың барлык Җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Тантаналы чара барышында Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән районның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кукмара муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Каримуллина Равия Абдулловна «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Югары дәүләт бүләге Равия Абдулловнаның туган районы һәм республика алдындагы казанышларының танылуы булды.