2026 елның 17-18 апрелендә Халыклар бердәмлеге елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган 2015-2016 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Кукмарадан «Ягуар», Теләче авылының «Торнадо», Биектау авылының «Биектау», Арчадан «Арча», Чистайдан «Черные Пантеры» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы өченче урынны алды. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Эмиль Газизянов, «иң яхшы уенчы» номинациясендә Радомир Заһидуллин танылдылар.