Иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләү

2026 елның 25 апреле, шимбә

25 апрельдә район китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, «Язлар белән безгә Тукай кайта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара бөек шагыйребезнең «Туган авыл» җыры белән башланып китте. Китап сөючеләр тамашачыларга Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, аның иҗатына булган хөрмәтләрен җиткерде. Кичә барышында «Язлар белән безгә Тукай кайта» исеме астында үткәрелгән шигырь сөйләүчеләр, язучылар, рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесенә йомгак ясалды. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга район китапханәсе системасы тарафыннан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге күркәм чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И, туган тел!» җыры белән тәмамланды. Тамашачылар һәм катнашучылар бу кичтән рухи байлык, илһам һәм яңа иҗади көч туплап таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International