2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республика территориясендә катгый чикләүләр көчендә. Бу ландшафт һәм урман янгалары куркынычы югары булу белән бәйле.
🚫 Нәрсә тыела:
ут ягу һәм чүп-чар яндыру;
коры үлән һәм башаклыларны яндыру;
урманнарда һәм кырларда янгын куркынычы тудырган эшләр башкару;
сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке калдыкларын ташлау.
Исегездә тотсагыз: кечкенә ялкын да зур бәлагә әйләнә ала. Янгыннарны сүндергәнче, кисәтү җиңелрәк.
Үзегезне, якыннарыгызны һәм табигатьне саклагыз. Янгын күрсәгез — 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз.