Балалар китапханәсеннән хәбәрләр

2013 елның 20 декабре, җомга
19 декабрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Гульфия “Росинка” экологик клубы членнары белән чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар туган ягыбызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштылар. “Җавапны сайла”, “Кәрзиндә нинди җимешләр?”, “Дүртенчесе артык. Ни өчен?”, “Мине тап”, “Бу җәнлекләрне нәрсә берләштерә?”, “Кошны таны” дип аталган уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Аларның җавапларыннан күренгәнчә, балалар үзләренең туган якларын бик яраталар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International