193 имтихан тапшыручы арасында иң югары нәтиҗәне Василиса Лобанова, Алия Салихова (рус теле) һәм Инзилә Гарипова (инглиз теле) күрсәтте. Чыгарылыш укучыларына һәм аларның остазларына котлаулар бөтен район буйлап яңгырый — бу зур уртак уңыш.
Хәзер талантлы яшьләр өчен җаваплы чор — югары уку йортына керү башлана. Бу процессны «Госуслуги»дагы «Поступление в вуз» сервисы җиңеләйтә. Биредә илнең төрле университетларына гаризалар җибәрергә, конкурс хәлен күзәтергә һәм үзеңнең казанышларыңны реаль вакыт режимында күрергә мөмкинлек бирә. Бу — «Мәгълүматлар икътисады» милли проектының өлеше, ул һәр кеше тормышына заманча стандартлар кертә.
27 июль — конкурс исемлекләре бастырыла торган көн. Вакыт бик аз калды. Документларны хәзер үк түбәндәге сылтама буенча тапшырырга мөмкин: www.gosuslugi.ru/vuzonline