Район мәктәпләрендә “Чисталык дәрес”ләре узды

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Татарстанда старт алган Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Районның барлык мәктәпләрендә “Чисталык дәресе” дигән табигатьне саклау – экологик белем бирү акциясе узды. Акциянең төп максаты – үсеп килүче яшь буында туган як табигатенә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Дәресләрдә табигатьне саклау, аның пычрануына юл куймау мәсьәләләре күтәрелеп, Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International