Язгы кыр эшләрен вакытында һәм оешкан төстә тәмамлап, тырыш хезмәт белән мул уңыш үстергән игенчеләребез өчен иң җаваплы чор – урак өсте башланды. Басуларда кабат техника тавышы ишетелә, алтынсу төскә кергән иген кырлары механизаторларны каршы ала. Бу – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен зур җаваплылык, күп айлык хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтү вакыты.
Бүген «Вахитово» җәмгыяте тулы куәтенә урып-җыю эшләрен башлап җибәрде. Заманча техника белән коралланган механизаторлар, агрономнар һәм хуҗалык белгечләре бердәм булып, югары нәтиҗәләргә ирешү өстендә эшлиләр. Урак өсте – ул бары тик уңыш җыю гына түгел, ә авыл кешесенең тырышлыгын, һөнәри осталыгын һәм җиргә булган хөрмәтен күрсәтә торган хезмәт бәйрәме дә.
Хөрмәтле игенчеләребез! Сезгә көч-куәт, имин хезмәт, көннәрнең аяз һәм уңышлы булуын телим. Һәр басу мул уңыш белән сөендерсен, амбарларыбыз иген белән тулсын!