Кукмара районында коммуналь хезмәтләр һәм «Чистый город» ҖЧҖ иҗтимагый пространстволарны тәртиптә тоту буенча даими комплекслы эшләр башкара: территорияләрне чистарта, чүп савытларын бушата, үлән чаба, чәчәклекләргә һәм яшел утыртмаларга карый, яшь агачларга су сибә. «Ритм-р» ҖЧҖ урам яктырткычларының эшчәнлеген күзәтә, кече архитектура формаларын ремонтлый һәм буйый, шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыкларының торышын тикшерә. Бу эшләрнең барысы да парклар һәм скверларның барлык яшьтәге халык өчен уңайлы һәм имин булып калуына юнәлдерелгән.
Төзекләндерелгән территорияләрне саклау — уртак җаваплылык икәнен онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, кайвакыт вандализм очраклары да була, ләкин зарарланган объектлар тиз арада торгызыла. Халыктан иҗтимагый милеккә сакчыл карарга, коммуналь хезмәткәрләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә сорыйбыз.