Урта Куморда «Татарстанда җәй» кысаларында арбузлы-күбекле кичә узды

2026 елның 31 июле, җомга

«Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында Урта Кумор авыл җирлегендә  «Арбузлы-күбекле кичә» узды! Җәй дәвам итә, ә аның белән бергә бөтен гаилә өчен күңелле бәйрәмнәр дә бара.

Авыл халкы һәм кунаклар өчен чын бәйрәм оештырылды: уеннар, биюләр, сабын күбекләре һәм, әлбәттә, татлы ризыклар. Балалар һәм өлкәннәр конкурсларда бик теләп катнаштылар һәм бөтен җәйгә уңай энергия алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International