Кукмара укытучысы — Татарстанның иң яхшы химиклары арасында!
Кукмараның 4нче урта мәктәбе химия укытучысы Ильзира Зуфаровна Шайхиева «Физика-химия прорывы» республика грант конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде. Катгый сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2026 елда комиссия тәҗрибәле педагоглардан 100ен һәм табигый-фәнни белем өлкәсендә 65 перспективалы яшь лидерны билгеләде.
Ильзира Зуфаровна «Физика-химия профилендәге яшь укытучы» номинациясендә җиңүгә лаек булды — ул омтылыш, профессионализм һәм алдынгы белем бирү технологияләрен кертүнең якты үрнәге булып тора.