Кукмара мәдәният йортында уку алдынгылырының Яңа ел бәйрәме

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Район Мәдәният йортында узган чыршы бәйрәменә уку алдынгылары, район, республика, Бөтенрәсәй күләмендә узган фән олимпиадалары, фәнни-гамәли конференция, конкурс-бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңү яулаучылар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән, ятим балалар чакырылган иде. Балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева тәбрикләде, үзенең иң изге, иң матур теләкләрен юллады.
Район мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәдәният идарәсе оештырган бәйрәмгә 150 бала чакыру алган. Җырлап-биеп күңел ачканнан соң, балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International