РДКда "Каз өмәсе" узды

2013 елның 27 декабре, җомга
Район Мәдәният йортында халкыбызның яраткан йоласы “Каз өмәсе” бәйрәме булды.
Программада иң авыр, иң чиста казга, иң ишле каз үстерүчене ачыклау, каз итеннән пешерелгән ризыкларга бәйгеләр бар иде. Кукмара бистәсендә яшәүче Валентина Борисова бәйрәмгә ике каз алып килгән, бәлеш пешергән. Иң күп каз үстерүче ханымнарга да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә районыбызның танылган җырчылары һәм биючеләре башкаруында зур концерт булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International