Балалар өчен яңа ел күңел ачу чаралары дәвам итә

2013 елның 27 декабре, җомга
Район мәдәният йортында 25 декабрьдән башлап балалар өчен яңа ел күңел ачу чаралары үткәрелә. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары көче белән бик эчтәлекле программа әзерләгән иде. Балаларга “Көлкәй” спектакле, бию, вокал жанрындагы номерлар бик ошады. Яңа ел тамашасы районыбызның иң яхшы укучыларына, Башкарма комитет һәм район Советы, Кукмара РЭГС ЭПУ «Центргаз», Алабуга электр челтәре филиалы Кукмара электр челтәре ОАО «Сетевая компания», ООО «Намус – плюс» хезмәткәрләре балаларына күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International