2026 елның 19 сентябрендә Ошторма Юмья авылында Андрей Чернов истәлегенә җиңел атлетика кроссы буенча Кукмара муниципаль районының XIV ачык чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Стартка Россиянең төрле почмакларыннан: Марий Эл Республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Теләче районыннан, Казаннан, Кукмара районыннан 170тән артык катнашучы чыкты.