Кукмара муниципаль районы Башлыгы Рауиль Рахматуллинның Яңа ел котлавы

2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Хөрмәтле райондашлар, кунаклар!
Тарих битләрендә Бөтендөнья җәйге Универсиада елы булып кереп калучы 2013 елга нәтиҗә ясап, киләчәк турында уйланыр, яңа планнар корыр чак җитте. Һәрберебез тормышында ниндидер үзгәрешләр, бәхет-сөенечләр, ә кем өчендер борчу-көенечләр белән узды ул. Ә район буенча башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясасак, кукмаралылар һәр тармакта иҗади һәм җитештерүчән хезмәт белән шөгыльләнеп, кабат үзләренең тырыш, булдыклы, һөнәрле булуын расладылар. Шуның нәтиҗәсе буларак, купфатирлы һәм йөзләгән шәхси йортлар, социаль-көнкүреш объектлары сафка басты, булганнарына капиталь ремонт үткәрелде, юллар төзелде, кибетләр һәм халыкка хезмәт күрсәтү нокталары ачылды. Тиз һәм сыйфатлы, заман таләпләренә җавап бирә торган итеп төзергә өйрәндек. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр сафы ишәйде. Бу халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе яхшыра баруы, районыбызның уңай үзгәрешләргә юл тотуы хакында сөйли. Авыл халкы, катлаулы табигать шартларына каракмастан, игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү, ил табынын баетуны дәвам итә. Мәгариф, мәдәният. сәламәтлек саклау һәм башка тармакларда да күркәм уңышларыбыз бар. Спортчыларыбыз район данын республика, ил күләмендә югары тоталар, Күпме чемпионнарыбыз, спорт мастерларыбыз бар, алар яшь спортчылар тәрбияләүгә дә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.
Бездән киләчәктә дә элеккеге традицияләребезгә таянып һәм булган проблемаларны, кимчелекләрне күреп, өйрәнеп, аларны хәл итү өчен кулга-кул тотынып эшләү таләп ителә. Тотрыклы, имин тормышның нигезе – барлык милләтләр һәм диннәр арасында үзара дуслык һәм татулык мөнәсәбәтләренең саклануында. Безгә моның кадерен белеп яшәргә кирәк. Илдә барган үзгәрешләр һәр гаиләгә җиңеллек китерсен, матди хәлен яхшыртсын, рухи кыйбласын ныгытсын иде.
Кадерле райондашлар!
Яңа ел – өметләр бәйрәме дә әле ул. Бәйрәм кичендә изге теләкләрегез тормышка ашсын, яңа 2014 ел сезгә тынычлык, гаилә иминлеге, хезмәттә яңа казанышлар, рухи күтәренкелек алып килсен!
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, ихлас күңелдән сәламәтлек, муллык, шәхси бәхет телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International