Янсыбы клубында "Кышкы моңнар" дигән концерт оештырылды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Янсыбы авылы клубында үзешчәннәр көче белән оештырылган “Кышкы моңнар” дигән күңелле концерт булды. Фәнис Мөхәммәтшин, Зиннур Гайнуллин, Лилия Шәрәфиева башкаруындагы җырларны, Райнур Низамиевның өздереп баянда уйнавын халык бик яратып кабул итте. Зал тулы иде. Музыкаль аппаратура белән ярдәм иткән Нәкыя Орловага да тамашачылар рәхмәтле булды. Концертта аның үзе башкаруындагы җырлар да яңгырады, дип хәбәр итте клуб мөдире Фәнүзә Гайфетдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International