Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин районыбызның имам-хатыйблары белән очрашты

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Инде икенче ел рәттән районыбыз башлыгы Рауил Рәхмәтуллин барлык имамнарны җыеп Мәүлид ашы уздыра. Быел биредә районыбызның 68 мәхәлләсеннән имамнар катнашты.
Хакимият бинасында узган Мәүлид бәйрәме исә башта имамнар җыелышы белән башланып китте. Биредә мәчетләрдә хезмәт куючы хәзрәтләр генә түгел, барлык авыл җирлекләре башлыклары, халык белән эшләүче оешма җитәкчеләре дә чакырылган иде. Киңәшмәдә район җитәкчелеге, мөхтәсиб Зиннур Сәмигуллин, прокурор Минемулла Нәҗипов һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевлар да катнашты. Имамнар хозурына районда барган дини эшчәнлеккә бәя бирелде, Мәүлид уңаеннан Пәйгамберебез турында вәгазь сөйләнде. Киләчәктә дә имамнарның бер фикердә булып халыкка хезмәт итәргә тиешлеге искәртелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International