"Кояшкай" балалары Бразилия турындагы бәйгедә катнашып бүләккә лаек булды

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
2013 елның июлендә “Кояшкай” социаль приюты балалары Бөтенроссия күләмендә уздырылган Бразилия турындагы бәйгедә катнашты. Бәйгенең шартлары буенча иң яхшы дип табылган эшләр Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендәге Монтейру-Лобату исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендәге күргәзмәгә куелырга тиеш иде. “Кояшкай”дан биш бала – Алинә Вәлиуллина, Анжелика Гаврилова, Азалия Фәттахова, Алсу Дәүләтшина һәм Анастасия Парфенованың эшләре әлеге күргәзмәгә куелып, махсус бүләкләргә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International