Важашур авыл җирлеге халкын юлсызлык проблемасы борчый

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бу атнада авыл җирлекләрендә 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышлар башланды, аларда район Советы, башкарма комитет, бүлек җитәкчеләре катнаша.
Мондый җыелышларның беренчесе Важашур авыл җирлегендә үтте. Биредә авыл халкы районның еллык эшчәнлеге белән танышудан тыш, авылларның бүгенге проблемаларын да уртага салып сөйләште. Важашур җирлегенә караучы авыллар бүген юлсызлык, кыш көне юлларның даими рәвештә кардан чистартылмавы, чүп чыгарылмау кебек проблемалардан интегә. Җитәкчелек тарафыннан әлеге мәсьәләләрне хәл итү буенча чаралар күреләчәге турында да искәртелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International