“Китап өенә сәяхәт” дип аталган чара үткәрде

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
17 январь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова №8 “Гөрләвек” балалар бакчасы балалары өчен китапханәгә экскурсия оештырды, “Китап өенә сәяхәт” дип аталган чара үткәрде. Китапханәче балаларны “китапханә”, “китапханәче”, “укучы” кебек төшенчәләр, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапларның киштәләргә ничек тезелүләре белән таныштырды. Балалар өчен төрле конкурслар да оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International