Купка авылында хоккей буенча турнир үтте

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Купка авылында 1996 елгы һәм аннан да яшьрәк балалар арасында Зарипов Рамил һәм Вакказов Салават истәлегенә хоккей буенча турнир үтте. Анда Сәрдекбаш, Чишмәбаш, Аш-Буҗи, Купка, Күкшел, Вахит, Мамашир авылларыннан командалар көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча деренче урында - Купка, 2 урында – Сәрдекбаш, 3 урында Чишмәбаш, 4 урында – Вахит авылы командалары калды. Иң яхшы һөҗүмче Купка авылыннан Данис Зиннатов, иң яхшы сакчы Вахит авылыннан Инсаф Габидуллин, иң яхшы капкачылар Сәрдекбаштан Маннур Вильданов һәм Купка авылыннан Айнур Батталов танылды. Иң матур уенны Купка авылыннан Загир Ахкямов күрсәтте. Иң перспектив уенчы Чишмәбаштан Фаннур Шарафетдинов, иң яшь уенчы Вахиттән Рамзил Галиуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International