РДКда "Студентлар кышы" фестивале узачак

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
4 февральдә район Мәдәният йортында студент яшьләр катнашында “Студентлар кышы – 2014” фестивале узачак. Әлеге чараны район яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният идарәләре оештыра.

Җыр-бию, нәфис сүз осталарын, музыка уен коралларында уйнаучыларны фестивальнең концерт программасында катнашырга чакырабыз. Заявкалар 2-60-74, 2-61-51 телефоннары аша 2 февральгә кадәр кабул ителәчәк.

Фестиваль кичке сәгать алтыда башлана. Керү ирекле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International