Ленинград шәһәрен фашист гаскәрләре блокадасыннан азат итүгә 70 ел

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
27 январь көнне Ленинград шәһәрен фашист гаскәрләре блокадасыннан азат итүгә 70 ел тулды. Хәзерге тиз үзгәрүчән заман өчен бу тулы бер эпоха. Күпме вакыт узса да, ленинградчы-ветераннарның батырлыгы бөтен дөнья өчен түземлелек, батырлык, сабырлык, ныклык үрнәге булып калачак. Кукмара муниципаль районында 89 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 6 “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләнгән.
“Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, истәлекле дата уңаеннан ветераннарны котлау өчен өйләренә барып, спонсорлар ярдәме белән тутырылган пакет бирделәр. Барлык ветераннар да районның авыл җирлекләрендә яшиләр. Лельвиж авылында яшәүче Пётр Семенович тормыш иптәше белән гомер кичерә, тиздән үзләренең 88 яшьлекләрен билгеләп үтәчәкләр.
Хуснутдинова З.Н.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International