Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кулда һөнәр булса, нефтьсез дә яшәргә мөмкин
2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Район Советының утыз өченче сессиясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шул фикерне белдерде. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, юстиция министры Лариса Глухова, фән һәм мәгариф министры урынбасары Равил Хәмитовлар катнашты.
Халыкның тормыш-көнкүрешен, киләчәккә ышанычын чагылдыручы төп күрсәткеч булып, әлбәттә, демографик хәл санала. Узган ел районыбызда 880 бала дөньяга килеп, туучылар санының вафат булучылардан артып китүе, ягъни табигый үсешкә ирешелү районыбыздагы тотрыклылык турында сөйли. Балалар туу гына түгел, аларны үстерү, заманга лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен шартлар булдыру да мөһим бит. Район бу юнәлештә дә нәтиҗәле эшләп килә. Узган ел ахырында куллануга тапшырылган Олыяз урта мәктәбе дә – шуның бер мисалы. Башкалабыз кунаклары аны ачу тантанасында катнаштылар.
-Кукмара – авыл хуҗалыгы тармагында нәтиҗәле эшләүче төбәк. “Урал” хуҗалыгы да үз хезмәте белән бөтен тирә-юньгә танылды. Бу җирлек халкы шушындый заманча, мәһабәт уку йортына бик лаек. Мәктәп хуҗалык рәисе исемен йөрткәч, киләчәктә дә аның даими ярдәмен тоярсыз дип ышанам, - диде Марат Әхмәтов, олыязлыларны тантаналы вакыйга белән котлап.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да мәктәп коллективына хәер-фатыйхасын бирде:
-Олыяз авыл җирлеге халкы үзенең хезмәте белән дә, тормыш-көнкүреше белән башкаларга үрнәк булып тора. Актив яшәү рәвеше алып баралар, балаларны да шул рухта тәрбиялиләр. Авыл киләчәктә дә ышанычлы кулларда булачак дип әйтергә тулы нигез бар. Яңа мәктәп бинасы бик матур, зәвыклы. Аның игелеген күрергә язсын.
“Урал” хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов мәктәпне сафка бастыруга өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
-Мәктәп район халкының бердәм тырышлыгы белән төзелде, дисәк тә ялгыш булмас, - диде ул. -Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин көн саен диярлек килеп, төзелешнең барышы белән кызыксынып торды. Яңа мәктәпкә мохтаҗ булуыбызны аңлап, гозеребезгә колак салган, зур ярдәм күрсәткән республика һәм район җитәкчелегенә без зур рәхмәтле.
Олыяз урта мәктәбенең горурланып сөйләрлек уңышлары күп. Бу уку процессында ирешелгәннәрдә генә түгел, мәдәният, спорт, патриотик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә дә чагыла. Мәктәп каршында оешкан “Кар десанты” отрядының эшчәнлеге, үз бизнес-идеясен булдырып, сувенирларга рәсем төшерү белән шөгыльләнүче 10 сыйныф укучысы Ильяс Абдуллинның хезмәт җимешләре, “Кукмара кышы” җыр фестивалендә Гран-прига лаек булган 5 сыйныф укучысы Ирек Хәммәдиевнең чыгышы кунакларда зур кызыксыну уятты. 6 сыйныфта биология дәресендә орлык төзелешен өйрәнүләре, авыл хуҗалыгына кагылышлы тема булгангадыр, Марат Әхмәтовның күңеленә аеруча хуш килде. Китапханәдә армиядән кайтып, күмәк хуҗалыкта эшләүче көрәшче егетләр Илнур Бәдретдинов белән Айрат Дәүләтшиннарны очрашуга чакырганнар, алар белән солдат тормышына кагылышлы җылы гына әңгәмә корылды. Спорт залында бил алышучы егетләр яныннан да көрәш яратучы кеше битараф кына узып китә алмас. Бу өлкәдә дә олыязлылар сынатмый: көрәш секциясенең 23 ел эшләве дәвамында 25 республика, 15 Россия чемпионы тәрбияләгәннәр. Район башлыгы призына үткәрелүче көрәш ярышында да өч ел рәттән бил биргәннәре юк.
Районыбызда узган ел әлеге мәктәп бинасыннан тыш та бик күп объектлар сафка басты, капиталь төзекләндерү үткәрелде. Кунаклар яңа ел алдыннан гына хуҗаларына тапшырылган 40 фатирлы йортта, реконструкция үткәрелгәннән соң Пенсия фондының район идарәсе урнашкан бинада булдылар. Район Мәдәният йорты фойесында исә товар җитештерүчеләребез продукциясе урнаштырылган күргәзмә тәкъдим ителде.
-Районыгыз кырмыска оясыдай кайнап тора, бу халыкның тулы канлы тормыш белән яшәвен чагылдыра, - дип соклануын белдерде Марат Әхмәтов. –Кукмарада искиткеч тырыш, кәсепле, мөстәкыйль, тәвәккәл халык яши. Шул сыйфатлар сезгә 90 елларда союз таралып, күпләр авырлыклар каршында каушап калган заманда да аз югалтулар белән базар мөнәсәбәтләренә керергә ярдәм итте. Узган ел районыгызда 32 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган, шуның 28 мең квадрат метрын шәхси хуҗалыклар төзегән. Мондый югары күрсәткеч башка бер генә авыл районында да юк. Бер мең кешегә туры килгән транспорт чаралары күләме буенча да Әлмәттән азга гына калышып, Кукмара икенче урында тора. Әлмәт – нефть төбәге, ә сезнең төп байлыгыгыз –һөнәрчелек. Димәк, башыңда – акыл, кулыңда һөнәр булганда, нефтьсез дә яшәргә мөмкин икән. Сез моны үз хезмәтегез, яшәү рәвешегез белән исбатлыйсыз. Район җитәкчелегенең тынгысызлыгы, программаларда да актив катнашуы, ә халыкның бөтен яңалыкны эләктереп алырга әзер торуы сезне шундый биеклеккә күтәрә дә.
Марат Әхмәтов үз чыгышында районда булган кимчелекләргә дә тукталып узды:
-Авыл хуҗалыгы предприятиеләре күрсәткечләренең чуарлыгы бу өлкәдә эчке резервларның күп булуы турында сөйли. Вахитов исемендәге, “Урал”, “Восток” хуҗалыклары райондагы сөрүлек җирләрнең 20 процентын биләсә, җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларының яртысыннан күбрәге алар өлешенә туры килә. Ә агрофирмаларда җитештерү түбән, инвестор керткән акчаларның әҗере булмады. Моңа корылык, базар мөнәсәбәтләре генә сәбәпче түгел. Хикмәт агрофирмаларда җитәкче факторының түбән булуында. Бу һич тә авыл хуҗалыгы тармагында республикада бишенче урында бара торган Кукмараны бизәми. Район башлыгы киләчәктә көн саен 200 тонна сөт җитештерүне максат итеп куя икән, моңа ирешү өчен эшкә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк.
Сессиядә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин узган ел башкарылган эшләргә хисап ясады, быел торган бурычларга тукталды. Шулай ук Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Айнур Гәрәев, Лубян урман-техник көллияте директоры Мулланур Гобәйдуллин, үзәк дәваханәнең баш табибы Равил Халиевларның чыгышлары тыңланды. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.
Менә алар – бүләкләнүчеләр
Нуретдин Зыятдинов, “Балалар сәламәтләндерү-гомумбелем бирү үзәге” директоры – “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре”.
Венера Гыйләҗева, сәнгать мәктәбе укытучысы – “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ваннур Рәхмәтуллин, Нырья авыл җирлеге башлыгы – “Татарстан Республикасының җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен" медале.
Валентина Петрова, Оштырма Юмья авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре - “Татарстан Республикасының җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен" медале.
Газинур Хәбибрахманов, “Урал” хуҗалыгы рәисе – Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.
Леонид Искаков, “Кнавел” ансамбле җитәкчесе - Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр:
Гөлнур Мөхәммәтдинова, “Урал” хуҗалыгы савымчысы.
Рәйханә Хәбибуллина, “Урал” хуҗалыгы савымчысы
Азат Гәрәев, “Восток” хуҗалыгының көтү яңарту технологы.
Мәгъсүм Хантимеров, “Восток” хуҗалыгының баш инженеры.
Гөлгенә ШӘРИПОВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Гомер көзендә дә сәхнәдә: Кукмарада өлкәннәр бию аша яңа тормыш таба
“Гаилә” илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе – өлкән яшьтәге кешеләрнең актив һәм озын гомерле булуын тәэмин итү.
Аш-Бузи авылында тулы залда «Син безнең горурлыгыбыз!» дигән патриотик чара узды.
Аш-Бузи авылында тулы залда «Син безнең горурлыгыбыз!» дигән патриотик чара узды. Кичәнең каһарманнары — алты гади хәрби, өч контрактник һәм махсус операциядә һәлак булган якташ истәлеге. Бәйрәм милли проектлар буенча төзелгән заманча клубта рәхмәтле авылдашларны бергә җыйды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 20 сәгатьтән 30 минут 5 апрельдән 6 апрельнең 10 сәгатенә кадәр Бер сәгать дәвамында, төн ахырына кадәр һәм 2026 елның 6 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
5
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 5 апрельнең 6 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-18 м/с көчле җил (Казан шәһәрендә 15 м/с кадәр) көтелә; яшен булырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз