Алдынгылар слеты

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин 20 февраль көнне Балтач муниципаль районы Мәдәният үзәгендә үткән авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында катнашты. Әлеге тантаналы чарада шулай ук РФ Федераль җыены Советы члены Вагиз Мингазов, ТР Юстиция министры Лариса Глухова, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов катнашты. Бәйрәм чарасына 2013 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр чакырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International