Пычак авыл җирлегендә узган спартакиадада Арпаяз командасы җиңде

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Пычак авыл җирлегендә Арпаяз, Әсән-Елга, Өлге авыллары һәм Пычак урта мәктәбе командасы арасында кышкы спартакиада узды. Ярышка килүчеләр шахмат-шашка, өстәл теннисы, аркан тартышу, турникта тартылу, армрестлинг, волейбол уенында көч сынашты. Арпаяз авылы командасы беренчелеккә чыкты һәм күчмә Кубок белән бүләкләнде. Призлы урын алган командаларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нафиков хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International