Участок сайлау комиссияләре членнары белән укулар оештырылды
2014 елның 3 марты, дүшәмбе
28 февраль көнне район мәдәният йортында участок сайлау комиссияләре членнары белән укулар оештырылды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова чыгыш ясады, сайлауларга әзерлек барышы, аның үзенчәлекләре, сайлау чорында сайлау комиссияләренең роле турында сөйләде. Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина үзенең чыгышында участок сайлау комиссияләре членнарына сайлау алды агитацияләрен контрольдә тоту бурычын куйды. Укулар барышында видеоролик күрсәтелде, сорауларга җаваплар бирелде.