Зур Сәрлек Гимназиясе базасында “Урта һәм югары белем бирү системасында туган телләрне укыту теориясе һәм практикасы: хәзерге торышы, проблемалар һәм бурычлар” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
28 март көнне Зур Сәрлек Гимназиясе базасында “Урта һәм югары белем бирү системасында туган телләрне укыту теориясе һәм практикасы: хәзерге торышы, проблемалар һәм бурычлар” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Җамалетдинов Рәдиф Рифкатович, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Мостафин Данил Мәхмутович, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Зәкиев Мирфатыйх Зәкиевич, Район Башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Абдулловна, мәгариф Идарәсе начальнигы Мансуров Роберт Мияссарович катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International