Кукмара “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә ай саен реабилитация үтүче балаларның кул эшләреннән ясалган күргәзмә үткәрелә. Февраль аенда күргәзмә 23 февальгә, Изге Валентин көненә, А.С. Пушкинны искә алу көненә багышланган иде. Ватанны саклаучылар көненә балалар брос материалдан самолет, танклар, 14 февральгә кәгазьдән һәм тозлы камырдан валентинкалар ясадылар. А.С. Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар.