Кукмарада Сведловск өлкәсеннән кунаклар булып китте

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Районыбызга Свердловск өлкәсенең Ачит, Красноуфимск һәм Түбән Серга районнарыннан бер төркем җитәкчеләр һәм белгечләр эшлекле визит белән килгәннәр иде. Мәгариф, мәдәният, кече һәм урта эшмәкәрлек тармакларында эшнең торышы, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше белән танышу максатыннан килгән делегация Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булдылар, Лельвиж мәктәбендә һәм балалар бакчасында белем-тәрбия бирү торышы белән таныштылар. Вахит мәдәният йортында әлеге җирлектә эшләп килүче бию ансамбльләренең чыгышы кунаклар күңеленә хуш килде. Алар шулай ук Поч.Кучук, Кукмара күппрофильле лицей, Манзарас мәктәпләрендә уку процессында этнокультура компонентларының кулланылышы белән таныштылар, Кукмара туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Түбән Серга һәм Кукмара муниципаль районнары арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Соңыннан кунаклар район Мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан оештырылган концерт карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International