Иске-Юмья авылында “Масленица” – Кышны озату бәйрәме узды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Иске-Юмья авылында “Масленица” – Кышны озату бәйрәме узды. Әлеге уңайдан авыл китапханәсендә дә бу борынгы бәйрәмне билгеләп үттеләр. Биредә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, викториналар оештырдылар. Китапханәдә яз, масленица темаларына китап күргәзмәсе күрсәттеләр. Бу көнне шулай ук авылда Масленица бәйрәме традицияләре буенча белен пешерү, чәйләр эчү, чанада шуулар һәм карачкы яндырулар да оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International