Кукмара муниципаль район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин районыбызның барлык гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлады.

2014 елның 7 марты, җомга
Кукмара муниципаль район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин районыбызның барлык гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлады.
- Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне ихластан язның беренче бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрик итәм. Хезмәтегездә, тормышыгызда казанышлар, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим, - диелә котлауда. – Районыбызда хатын-кызлар хезмәт куймаган бер генә тармак та юк. Балалар тәрбияләүче ана буларак та сез олы хөрмәткә лаек. Уңышлар һәм уңышсызлыклар да иң беренче булып хатын-кызның кәефендә чагыла. Сез үзегезгз хас сабырлык, олы җанлы булуыгыз белән аларны чишү юлларын таба беләсез, без – ир-ат халкын яңадан-яңа үрләргә әйдәп, илһамландырып торасыз. Барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International