Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда үзидарә көне

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
7 март көнне Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда үзидарә көне үтте. Укучылар бер көнгә генә булса да укытучылар белән урыннарын алмаштылар һәм лицей тормышын икенче яктан күрделәр. Иртән барлык хатын-кыз укытучыларны 11 Б сыйныфы укучылары бәйрәм белән котладылар. Укытучылар бер көнгә 12 А сыйныфы укучылары булдылар һәм укучылар формасыннан килделәр. Укытучылар өчен укучылары үткәргән 4 дәрес бер сулышта үтеп китте. Дәресләрдән соң барлык укытучылар һәм югары сыйныф укучылары 11 Б сыйныфы көче белән әзерләнгән концертка җыелдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International