Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Нырты клубында ир-егетләр концерт куйды
2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын -- елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә, ә хисләре, хисләре – ир-атларны канатландырырга, җилкендерергә сәләтле. Гомумән, ир-атларга -- гаҗәеп кадерле бүләк инде ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар безнең тормышны тулыландырып, ямләндереп, матурландырып торучылар. Яшәешнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Ир-ат гаилә төзесә – хатын-кыз аны сабый белән нурлый, ир-ат өй салса – хатын-кыз анда уңайлык-чисталык булдыра.
Кыскасы, безнең бер елмаюыбызга йөрәген бирергә әзер хатын-кызларыбызны котларга дип, безне Нырты авылы мәдәният йортында 8 март көнендә “Без бәхетле тик сез булганга!”дип исемләнгән концертны ир –егетләребез, тулаем үз кулларына алды. Авыл халкы һәм кунакка кайтканнар белән зал шыгрым тулы иде. Кул чабучыларга карап ,бәйрәмдә катнашкан авылдашларыбыз: гармунчыларыбыз Кашапов Нургали, Загидуллин Вазих, Салимзянов Нурмехәмәт , җырчыларыбыз Бикмухаметов Хафиз, Нурислам Хәмәди, Шакиров Рөстәм, Гатин Ильяс,Балясов Александр,Чираев Мөхәрләм,Фаляхов Дамир,биюче егетләребез Асадуллин Ленар, Шакиров Расыйм,Иванов Данил, һәм мәзәк күренештә уйнаган Асадуллин Васылның чыгышлары тамашачыларыбызга хуш килде.Ә инде бәйрәм концертыбызны бүгенге көндә Чаллы шәһәренең телевидение журналисты булып эшләп, шушы шәһәрдә гомер итүче,безнең авылдашыбыз Райнур Вахитов алып барды. Барлык катнашкан ир-егетләребезгә,оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә ,барлык Нырты авылы хатын- кызлары исеменнән чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ике сәгатькә якын барган бәйрәм концерты сизелмичә дә үтеп китте,чөнки һәр чыгыш ясаган егетләребез,йөрәк түрендәге ихлас бәйрәм котлауларын үзләренең җыр, нәфис сүз, бию, мәзәкләре аша безгә җиткерделәр. Кичә бик күңелле үтте. Рәхәтләнеп ял иттек. Сокланабыз һәм хөрмәт итәбез без сезне. Шушы дәрәҗәдән үзегезне бервакытта да төшермәгез, ә бары югары үрләргә генә үрләгез....
Барлык Нырты авыл халкы исеменнән пенсионер Хасаншина Газилә апагыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Тематик сәгать: "Сәламәтлек – зур байлык”
7 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен "Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз