“Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында үткәрелгән “Бүген 1 апрель түгел, 32 март” дип аталган чара үтте

2014 елның 4 апреле, җомга
“Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында үткәрелгән “Бүген 1 апрель түгел, 32 март” дип аталган көлке көненә багышлан чара чыннан да бик күңелле килеп чыкты. Әлеге чара тәрбиячеләр Сөнгатов Эльмира һәм Ахмәтҗанова Гөлсем тарафыннан әзерләнде. Бәйрәмгә Ириска белән Веселинка килделәр. Шулай ук Рассеянный да килде, үзе белән күп уеннар, конкурслар алып килгән. Балалар җырлар, биюләр өйрәнделәр. Конкурслар, викториналарда катнашып балалар тапкырлыкларын күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International