"Китапханәдә букроссинг" акциясе бара

2014 елның 11 апреле, җомга
Кадерле балалар һәм хөрмәтле өлкәннәр!
А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей китапханәсе китап сөючеләрне мавыктыргыч “Китапханәдә буккроссинг” акциясендә катнашырга чакыра. Әгәр дә укылган һәм тик ята торган китапларыгыз булса китапханәгә алып килегез. Китаплар абонементка һәм уку залына куелачак. Ул китапларны яздырмыйча алырга да мөмкин, укыгач дус һәм танышларга тапшырыга була. Шулай итеп сезнең китаплар укучыдан укучыга сәяхәткә чыга. Шундый фикер туа, сездән киткән китаплар сезне тагын да бәхетлерәк итәчәк. Без шуңа өметләнәбез, безнең бу акция күп кенә әсәрләрне укырга мөмкинчелек тудырачак. Һәм безнең поселогыбыз дөнья китапәйләнешендә иң активлардан булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International