“Яз гүзәле 2014”

2014 елның 11 апреле, җомга
8 апрельдә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның актлар залында “Яз гүзәле 2014” бәйгесе узды. Бәйгедә 5-7 сыйныф кызлары көч сынашты. Алар үзләренең визит карточкасын һәм зәвыклы язгы кием үрнәген әзерләргә тиеш иде. Шулай ук программага “Көнчыгыш гүзәле”, “Хатын-кыз мантыйгы”, “Бию”, “Хуҗабикә” бәйгеләре дә кертелгән иде. Барлык катнашучылар да үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Яз гүзәле 2014” титулын 5а сыйныфы укчысы Галиева Динара, 2 нче мактаулы урынны 5б сыйныфы укучысы Закирова Камилла яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International