Балалар китапханәсендә “Космоска очабыз” дип аталган уен-сәяхәт үткәрелде

2014 елның 12 апреле, шимбә
11 апрель көнне китапханәче Хафизова Гөлфия Кукмара №4 мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен космотавтика көненә багышланган “Космоска очабыз” дип аталган уен-сәяхәт үткәрде. Чарада укытучының сөйләмен презентация тулыландырды. Балаларга “Сез очарга әзерме?” дип исемләнгән тест тәкъдим ителде. Балалар үз куллары белән космик корабль төзеделәр, табышмаклар чиштеләр, булачак комонавт курсы үттеләр. Ахырдан китапханәче балаларны “Йолдызлар һәм галактикалар” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International