Манзарас мәктәбе - “IT-чемпион” бәйгесендә алдынгылар рәтендә

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Мәктәп укучылары арасында бара торган республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә. “Иң актив укучы” номинациясендә укучылар өлкәннәрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан файдаланырга өйрәтәләр, баллар туплыйлар. Балларны исә истәлек бүләкләренә дә алыштырырга була.

“Иң актив мәктәп” номинациясендә белем бирү учреждениеләре катнаша. Җиңү яулаган мәктәп интерактив җиһазлар комплекты белән бүләкләнәчәк. Шулай ук республика күләмендә лидерлыкта булган 3 мәктәп мобиль класслар белән тәүмин ителәчәк.

Конкурсның беренче этабы буенча җиңү яулаган районның иң актив укучылары менә кемнәр: Вадим Князев (Манзарас мәктәбе), Адилә Әгъләмҗанова (күппрофильле лицей), Лилия Вәлиуллина (1нче гимназия). Белем бирү йортлары арасында Манзарас урта мәктәбе алдынгылар рәтендә бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International