Кукмарада “Закон территориясе” дигән конкурс уздырыла

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Район, шәһәр округлары, авыл җирлекләре һәм оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә үз өлешләрен кертүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатында ел саен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “Закон территориясе” дигән республикакүләм конкурс уздырыла. Беренче этап районда 1 мартка кадәр үтәчәк. Конкурсның икенче – йомгаклау этабына нәтиҗә Казанда ясалачак.

Конкурста катнашу өчен материаллар һәр номинация буенча да текст, фото-видеоматериаллар, тупланган баллар таблицасын үз эченә алган альбом рәвешендә тәкъдим ителергә тиеш. Материаллар район эчке эшләр бүлегендә 23 февральгә кадәр кабул ителә.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International