Кукмарада укытучыларның кышкы спартакиадасы узды

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Район мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасын уздырды. Анда мәгариф хезмәткәрләре спортның сигез төре буенча көч сынашты.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында беренче урыннарны алучылар менә кемнәр: чаңгы ярышы (эстафета) - Дилүс Кәримуллин (Лельвиж), Маиса Михайлова (Нырья балалар бакчасы), шорт-трек – Айрат Нигъмәтҗанов (Туембаш), Лилия Нәбиева (Сәрдекбаш), өстәл теннисы – Рөстәм Фәйзуллин (Манзарас), Дания Габдрахманова (өстәмә белем бирү педагогы), турникта тартылу – Радик Давыдов (Урта Комар), идәннән этенү – Нурфия Шакирова (Березняк), дартс – Илшат Шәфигуллин (Манзарас), Людмила Похомова (Урта Комар), шахмат – Илшат Ярмөхәмәтов (3нче мәктәп), Мая Александрова (Нырья), канат тарту - Эдуард Козлов (Чарлы), Фаина Спиридонова (Ош.Юмья).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International