Үзенә шөгыль табам, дигәннәргә ниләр генә тәкъдим ителми хәзер: бәйләү, чигү алымнары, сабын кайнату дисеңме... Марина белән очрашып сөйләшкәннән соң, мин дә үземне берәр кул эшендә сынап карарга булдым. Бик озаклап сайланганнан соң, топиарийда тукталдым. Бу исә кул астында булган төсле кәгазьләр, тасма, сәйлән, каһвә орлыкларыннан һәм башкалардан сәнгать үрнәге тудыру. Аны хәтта тимер акчалар файдаланып та ясарга мөмкин икән. Әлеге шөгыль миндә кызыксыну уятты, башымда яңадан-яңа идеялар туды.
-Хәзер кул эшләнмәләре ясыйм, диючеләргә кибетләрдә күңелең ни тели, шул бар. Төрле журналлардан, Интернет челтәреннән дә берсеннән-берсе бай идеялар алырга мөмкин. Иң мөһиме – теләк, - ди Марина. – Дөнья матур, ә без аны тагын да бизәүчеләр!
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.