Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин – авылларга электр уты кабызган кешеләрнең берсе
2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Түбән Өскебашта яшәүче Габдрәүф абый Фәтхуллин – авылларны электрлаштыруның башында торган, чыра һәм керосин лампасының сүрән яктысына күнеккән халык өчен электр уты кабызган кешеләрнең берсе. Тик, атасыз үсүе үзәгенә үткәнме, сүзен хезмәте турында түгел, әтисе Сөнгатулланы искә алудан башлады ул.
-Аны фин сугышына озатканда мин бер яшь тә ике айлык булып калганмын. Әтием шуннан ук немец илбасарларына каршы көрәшкә киткән. Авылга хәбәре килгән бервакыт. “Авыр яралы көе Кукмара станциясеннән узам, күрәсегез килсә, килегез”, - дип язылган була анда. Почтальон соңлап, өч көн үткәч кенә биргән шул телеграмманы... Шуннан соң бернинди хат-хәбәре булмаган. Кайда җирләнгәне дә мәгълүм түгел, - дип авыр сулап куйды Габдрәүф абый. -Мин гаиләдә бердәнбер бала идем, туганнарым булмады. Барлык якыннарым әни, әнинең апасы, әбием иде. Алар күптәннән инде дөньяда юк.
Мамадыш районының Алгай мәктәбенә йөреп, 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Габдрәүф абый колхозга эшкә керә. Авыр заманнар бит, нихәл итсен: өйдә ни утын, ни печән-салам булмый. Биш ел буе ат җигеп эшли ул, шулай итеп, тормыш йөген тарта. Тырышлыгын, сәләтен күреп алып, егетне осеменаторлар, ягъни терлекләрне ясалма орлыкландыручыларны әзерләү курсларына җибәрәләр. Ә бер елдан ул махсус курсларда тракторчы һөнәрен үзләштерә. Тракторда, кукуруз комбайнында басуларны иңли. Күпмедер вакыттан соң аны генератор белән эшләүче электр станциясенә җаваплы итеп билгелиләр. Электр уты Түбән Өскебаштан тыш Кызыл Тау авылына һәм нибары өч сәгатькә - кичке 7.00дән 10.00гә кадәр бирелгән. Хәзер без мондый хәлне күз алдына да китерә алмыйбыз: ут бик азга гына сүнеп торса да, хафага төшәбез.
1964 елда Габдрәүф абыйны Биектаудагы училищега электрик һөнәрен өйрәнергә озаталар.
-Бәрәңгене казып ала торган вакыт иде бу. Бакча мәшәкатьләрен гаиләмә калдырып китәргә туры килде. Каникулларга гына кайтып йөрдем, - диде ул, уйлары белән үткәннәрне барлап. Бер ел ярым укыганнан соң кайтып, авылларга ут кертү белән шөгыльләнә. Бу – баганалар утырту, электр чыбыкларын сузу буенча барлык этапны узу, дигән сүз. Аварияләр нәтиҗәләрен бетерү өстендә дә күпме көч куелган. Артык тыйнакмы: ошбу тарихи әһәмияткә ия эшләр турында иркенләп сөйләми. Югыйсә, күктән кешеләргә ут алып биргән борынгы грек мифологиясе герое Прометей белән чагыштырырлык бит үзен. Бер вакыйганы гына исенә төшерде:
-Казаклар авылына электр чыбыклары сузганда мотористка әйтәм: Ут биреп карыйк әле, дим. Клубка ут бирдек. Халык дәррәү кычкырып сөенде шул чакта. Тәкәнеш, Биектау подстанцияләренә дә хезмәт күрсәттек.
Районны газлаштыру башлангач, Габдрәүф абыйны янә укырга җибәрәләр. Бу юлы - Кукмарага. Әнә шулай гомер буе белем эсти, яңа һөнәрләр үзләштерә ул.
-Электр эшен дә, газ эшен дә алып бардым. Йортларга газ плитәләре урнаштырдык, Казаннан баллонлы газ ташыдык, - дип кыскача гына әйтеп куйды үзе. Халык исә аның хезмәтен онытмый:
Гомер юлың якты һәм төз, таң калырлык,
Рәхмәт укый сиңа утлы-газлы халык,
дип шигырь юллары да багышлаганнар Габдрәүф абыйга. Хезмәтен хөкүмәт тә югары бәяләп, “Татарстан АССРның атказанган энергетигы” исемен биргән. Мактау кәгазьләре дә күп аның, “Үз һөнәренең остасы” дигән исемгә дә лаек булган. Быел ноябрь аенда гына, 76 яшендә эшләүдән туктаган икән ул! Соңгы дүрт ел эчендә фермаларны механикалаштыру буенча инженер вазыйфасын үтәгән. Шунысы мөһим: улы Наил дә әтисе һөнәрен сайлаган, моңарчы “Сельхозэнерго” оешмасында баш инженер хезмәтен башкарган, хәзер Яшел Үзән шәһәре теплицасында – инженер. Аның улы, ягъни Габдрәүф абыйның оныгы Раил дә Казандагы бер оешмада баш энергетик булып эшли. Икенче оныгы, ягъни кызы Наиләнең улы шулай ук энергетик һөнәрен үзләштергән. Дәвамчылары булганга ничек инде сөенмәсен Габдрәүф абый! Ә бит көенечләре дә булган аның тормышында: беренче хатыны Илгизәне, беренче баласын җир куенына салырга туры килгән. 36 ел буе энергетика өлкәсендә хезмәт куйган ветеранның хәзер, балалары һәм дүрт оныгының уңышларына сөенеп, тормыш иптәше Рәсүлә ханым белән матур картлык кичереп ятуы.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Кукмарада «ЗамаКод»: 100 катнашучы, 20 финалист һәм 3 җиңүче
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.
Кукмара предприятиеләре субботникка чыкты
Язгы чисталык марафонына «КВВК» АҖ, Кукмара РУЭС, «Инженер челтәрләре» ҖЧҖ, 4нче һәм 9нчы балалар бакчалары коллективлары кушылды. Район уңайлыгына керткән өлеш өчен һәркемгә рәхмәт!
Кукмара районында «Экология язгы» кысаларында субботник башланды
Район Советы, Башкарма комитет, Үзәк китапханә һәм РМЙ коллективлары чистарту эшләренә чыкты. Чисталык һәм тәртип берләштерә — «Экология язгы» икеайлыгына кушылыгыз!
Туган якны өйрәнү сәгате: «Туган төбәгемнем гүзәл сурәте»
17 апрельдә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р, К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен, «Туган төбәгемнең гүзәл сурәте» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Әлеге чара барышында укучылар туган як тарихы, Кукмара тарихы белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар. Кукмара турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр.Туган як табигате белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз